Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2021, 12:15

Аскында яңа эндоскоп

“Аның ярдәмендә хәтта башлангыч стадияләрдәге яман шешләрне ачыклап була”, – ди Аскын үзәк хастаханәсенең баш табибы Артур Галиуллин.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Аскын районының үзәк хастаханәсенә SonoScape HD-500 видеоэндоскопик системасы алынган.
Sonoscape HD-550 – башлангыч стадияләрдә яман шешләрне ачыклау мөмкинлеген бирә торган эндоскопик система. Сурәтләрне оптик һәм цифрлы эшкәртергә, лайлалы тышчалар һәм кан тамырлары сурәтен детальләштереп, ачык контраст төзергә сәләтле.
“Безнең һәркайсыбызның ФГС (фиброгастроскопия) узганыбыз бар, тәэсирләр күңелле түгел, әмма әлеге тикшеренү методының мәгълүматлылыгы бик зур, – ди Аскын үзәк хастаханәсенең баш табибы Артур Галиуллин. – Хәзерге вакытка кадәр Аскын хастаханәсендә ФГС аппараты кулланды, ул физик яктан һәм мораль яктан искергән иде. SonoScape HD-500 видеоэндоскопик системасы исә пациентларны тикшерү һәм дәвалау өчен нәтиҗәле һәм сыйфатлы булачак”.
Эндоскоп бик уңайлы, дымлы тирәлектән, югары кислоталылыктан яхшы сакланган. Аңардагы каты диск исә пациентлар турындагы мәгълүматны, фотосурәтләрне, видеоны, диагностика отчетларын сакларга мөмкинлек бирәчәк. Системага өстәмә рәвештә эндоскопик операцияләр һәм диагностик тикшеренүләр уздыру өчен аппаратлар һәм инструментлар җыелмасы беркетелнгән, шулай ук аспираторлар, ирригаторлар өстәлгән.
Читайте нас: