Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель 2021, 07:07

Таулы Карабахта тынычлык урнашты

Моның өчен Русия хәрбиләренә рәхмәт әйтергә кирәк.

Кичә Әрмәнстан ягы теләгеннән чыгып, Русия Президенты Владимир Путин Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры Никола Пашинян белән телефон аша сөйләшү уздырды.
Сөйләшүнең үзәгендә Таулы Карабах тирәсендәге вәзгыять торды. Ике як та билгеләп үткәнчә, Русия тынычлык урнаштыручылары көче белән бу төбәктәге хәл тотрыклы һәм тыныч кала.
Сөйләшүдә үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән энергетика өлкәсендәге проектлар буенча фикер алышу үткәрелде.
Никола Пашинян июнь аенда узачак чираттан тыш парламент сайлаулары белән бәйле рәвештә Әрмәнстандагы сәяси вәзгыять үсеше турында хәбәр итте.
Фото: zakonvremeni.ru
Читайте нас: