Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель 2021, 07:12

Сибай ярыммарафонында актер Дмитрий Дюжев катнаша

Бүген, иртәнге 9да, Сибай каласында “Аструм Сибай марафоны” дип аталган спорт чарасы ачыла. Анда ил буенча танылган бик күп шәхесләр катнашырга тиеш. Шуларның берсе – барыбызга да таныш актер Дмитрий Дюжев.

Бүген, иртәнге 9да, Сибай каласында “Аструм Сибай марафоны” дип аталган спорт чарасы ачыла. Анда ил буенча танылган бик күп шәхесләр катнашырга тиеш. Шуларның берсе – барыбызга да таныш актер Дмитрий Дюжев.
“Аструм Сибай марафоны” “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда тормышка ашырылган “Спорт – яшәү нормасы” төбәк проектының бер өлеше булып тора. Аның буенча, Башкортстанда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләрнең нисбәте 2024 елга – 55 процентка, 2030 елга 70 процентка җитәргә тиеш.
Ярыммарафонда катнашучыларның һәммәсе дә 2 чакрым араны йөгереп узачак. 10 чакрымга йөгерүдә – 14 яшьтән, 21,1 чакрымга – 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.
Профессиональ спортчылардан тыш Сибай ярыммарафонында танылган сәясәтчеләр һәм актерлар катнашырга теләк белдерде. Аерым алганда, бүген бәйгегә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, танылган актерлар Дмитрий Дюжев, Александр Носик, Алексей һәм Игорь Огурцовлар чыгачак.
Ахырда барлык сибайлыларны да Русия эстрада “йолдызлары” катнашуындагы бәйрәм программасы көтә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/91520
Читайте нас: