Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель 2021, 07:47

Мин Тукайны күрдем

Тукайны мин Күнгер ягындагы Уса авылында күрдем. Ул иңде җиткән егет иде. Асрау кызыбыз әйтә: “Әнә шул егет Тукаев иңде”...

Тукайны мин Күнгер ягындагы Уса авылында күрдем. Ул иңде җиткән егет иде. Асрау кызыбыз әйтә: “Әнә шул егет Тукаев иңде”. Бу вакытта Тукай веса яныңда басып тора иде.
Мин аның янына барып, ныклап үзе белән сөйләшә алмадым. Ул вакыта, без яшь чакта, ирләргә йөзне күрсәтү юк иде. Яннарына да бару юк иде. Минем белән дә шулай булды. Мин Тукайның шигырьләрен белә идем. Күбесен яттан белә идем. Шундый зур шагыйрьне үз күзем белән күргәч, үземне бәхетле итеп саныйм.
(1977 елда Борай районы Кузбай авылында Дөррия Вахитовадан (1884 елгы, Пермь өлкәсенең Байсин авылында укыган) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘҺСИ, 2021. – 304 бит.
Фото: sptatar.com
Читайте нас: