Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2021, 11:10

Вирус чигенерме?

Татяна Голикова гражданнарны вакцина ясатырга чакырды, моның куркынычсыз, нәтиҗәле булуын әйтте.

Владимир Путин Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән видеоконференция режимында эшлекле очрашу уздырды. Алар Русиядә коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар.
Татьяна Голикова әйтүенчә, төбәкләрдә хәл төрлечә. Бүген 16 төбәктә авыру таралу очраклары кими, 62 төбәк – стабильләшү, илнең 7 төбәге үсеш стадиясендә.
Соңгы ай эчендә һәр тәүлектә уртача 100 мең кешегә 204 тест үткәрелә. Вакциналауга килгәндә, 27,9 миллион комплект вакцина дозасы җитештерелгән, 15 миллион комплект әйләнешкә кертелгән. Илдә 5,5 меңгә якын вакцинация пункты булдырылган. Бүгенге көндә беренче компонент белән 11,1 миллионнан артык граждан вакцинацияләнгән. Ике компонентны да 6,8 миллион кеше ясаткан.
Хәл азмы-күпме тотрыклы, аңа көн дә мониторинг үткәрелә. Әмма апрель белән майда, сезонлы авырулар таралу күзлегеннән тотрыксыз булуы сәбәпле, аерым игтибар таләп ителә. Т. Голикова гражданнарны вакцина ясатырга чакырды, моның куркынычсыз, нәтиҗәле булуын, коллектив иммунитетка ирешүгә ярдәм итәчәген әйтте.
Читайте нас: