Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2021, 11:30

Күпер башында эш кайный

Суүткәргеч торбаларын юл астына траншея казымый гына салалар.

Уфада Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелешен реконструкцияләү дәвам итә. Объектка берничә төзелеш оешмасы, 17 техника берәмлеге эшкә җәлеп ителгән. Төзүчеләр ике сменада эшли.
Хәзерге вакытта 600 мм һәм 800 мм диаметрлы суүткәргеч торбаларын яңадан урнаштыру эшләре алып барыла. Пресс-шнек бораулау ысулы белән, траншея казымыйча гына, алар 105 метр озынлыкта Салават Юлаев проспекты астына һәм 106 метр озынлыкта Воровский урамының юл астына салынган.
Билгеле булуынча, транспорт чишелеше "Уфа III шәһәрчеге" археологик мирас объекты чикләренә эләгә. Якын араларда махсуслаштырылган оешма археологик күзәтү эшләрен башкарырга керешәчәк, алар тәмамланганнан соң газүткәргечне яңадан урнаштыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Транспорт чишелешендәге эшләр Агыйдел күперен яңарту белән бәйле. Күперне төзү эшләре шулай ук актив бара. Ул "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чыганак: https://ufacity.info/press/news/404279.html
Читайте нас: