Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2021, 20:58

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктант яздылар

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектындагыларга диктантны “Без башкортлар” хәрәкәте җитәкчесе Альберт Исмаил яздырды.

24 апрельдә, Башкортстанда өч төркемгә бүленеп башкорт теле буенча халыкара диктант яздылар: башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүче, башкорт телен ирекле белүче һәм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына ия катнашучылар.
Беренче төркемгә диктантны “Бүреләр” төркеме җырчысы Илшат Абдуллин, икенче төркемгә Бөтендөнья башкортлары корылтае җитәкчесе Эльвира Аиткулова яздырды. Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына ия катнашучыларга диктант “Без башкортлар” хәрәкәте җитәкчесе, “Исмаил” төркеме җырчысы Альберт Исмаил диктовкасы астында узды.
Узган ел диалекттагы текстны сатирик Марсель Сәлим яздырган иде.

Фото: БСТдан скриншот.
Читайте нас: