Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2021, 01:00

Адаштыра торган зират

Башкортстанның Краснокама районындагы Иске Бөртек белән Яңа Бөртек авыллары арасындагы юл уртасында элгәре зират булган. Хәзер инде анда – басу. Кеше төнлә бу урынга килеп чыкса, адаша икән... Куркыныч вакыйганың дәвамы – сайтта!

Башкортстанның Краснокама районындагы Иске Бөртек белән Яңа Бөртек авыллары арасындагы юл уртасында элгәре зират булган. Хәзер инде анда – басу. Кеше төнлә бу урынга килеп чыкса, адаша икән. Сугышка кадәр Вәли исемле абзый Андреевка базарыннан кайтканда, шул басуда адашып үлгән. Аты гына кире әйләнеп кайткан. Әлегә кадәр халык кичен бу юлдан йөрергә курка.
(1998 елда Краснокама районы Яңа Бөртек авылында Рәшидә Мәгъдәновадан БДУ студенты Чулпан Мәгъдәнова язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Беренче китап: төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / Томны төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус Фазлетдинов. – Казан: ТӘҺСИ, 2021. – 296 бит.
Фото: https://kartinkinaden.ru
Читайте нас: