Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2021, 13:30

Уттан сак бул!

Салават шәһәрендә янгында 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны һәлак булган.Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 17 апреленнән республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Учак ягу, коры үлән, чүп-чар яндыру һәм янгын чыгу куркынычы булган эшләр эшләү, ачык ут куллану тыела. Режимны бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, янгын 22 апрельдә Салават шәһәренең Богдан Хмельницкий урамындагы ике катлы торак йортта булган. Янгынны сүндерү барышында 1925 елгы ир-ат гәүдәсе табылган. Зыян күрүчене табибларга тапшырганнар. Кызганычка каршы, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы аның үлемен раслаган. Һәлак булучы -- Бөек Ватан сугышы ветераны. Янгын сәбәпләре һәм килеп чыккан хәлнең шартлары билгеләнә. Каза урынында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм сорау алучысы эшли.
Гомумән, үткән тәүлектә Башкортстанда 61 янгын теркәлгән, шуларның 20 се коры үлән яндыру сәбәпле килеп чыккан. Ел башыннан бирле Башкортстан Республикасы территориясендә 2925 янгын теркәлгән, шуларның 422се коры үлән янып китү белән бәйле.
Бүген Башкортостан Республикасының урман фондында янгын куркынычы 2, 3 һәм 4 классларга бүленә.
3 класс янгын куркынычы Баймак, Бакалы, Белорет, Дүртөйле, Зилаер, Учалы, Чакмагуш, Хәйбулла, Яңавыл районнарында бар.
4 класслы янгын куркынычы Әбҗәлил, Бөрҗән, Туймазы районнарында теркәлгән.
2021 елның 17 апреленнән республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Аңа ярашлы, урман эше белән бәйле булганнардан тыш, гражданнарның урманнарга баруы чикләнә. Учак ягу, коры үлән, чүп-чар яндыру һәм янгын чыгу куркынычы булган эшләр эшләү, ачык ут куллану тыела. Режимны бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Фото: https://02.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/novosti/4442086.
Читайте нас: