Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2021, 23:23

Ура! Май бәйрәмнәре ун көнгә сузылачак!

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин игълан итте. Бәйрәм көннәре 1 майдан 10 майга кадәр сузылачак. Эшкә – 11 майда гына. Тулырак мәгълүмат – сайтта!

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин игълан итте. Бәйрәм көннәре 1 майдан 10 майга кадәр сузылачак. Эшкә – 11 майда гына.
Президенттан май бәйрәмнәрен өзеклексез итәргә Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сорады. Аның сүзләренә караганда, бу чара коронавирус пандемиясенә каршы тору өчен кирәк. Ни өчен дигәндә, күпләр 1 майда бакчаларга, дачаларга китеп, ике көн үтү белән эшкә барыр өчен шыгрым тулы автобусларда өйләренә кайтырга мәҗбүр булачак. Ә янә ике көн үткәч, Җиңү бәйрәме җитү белән, янә дачаларына юлланачак. Бу исә коронавирус инфекциясен алу өчен икеләтә куркыныч тудыра. Шуңа күрә, табиблар фикеренчә, бәйрәм көннәрен өзеклексез итү мондый хәвефтән саклану өчен хезмәт итәр иде.
– Ярар, мин тиешле Указга кул куярмын, – дип җаваплады моңа ил җитәкчесе.
Шулай итеп, Русия халкы 1 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк. Беренче эш көне – 11 майда гына.
Фото: cheltv.ru
Читайте нас: