Климат мәсьәләләре буенча саммит узды.
Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция форматында климат мәсьәләләре буенча лидерлар саммитында катнашты. Америка ягы оештырган чара 22-23 апрельдә узды.
Дәүләт башлыгы үз чыгышында Русиянең климат үзгәрүнең тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хезмәттәшлекне җайга салу алымнарын бәян итте.
– 1990 ел белән чагыштырганда, Русия башка илләргә караганда күбрәк парник газлары чыгаруны киметте. Бу чүплекләр ике тапкыр кимегән – 3,1 миллиард тонна эквиваленттан 1,6 миллиард тоннага кадәр төшкән. Бу соңгы 20 елда Русия сәнәгатен һәм энергетикасын кардиналь үзгәртеп коруның нәтиҗәсе булды, – диде Владимир Путин.