Тарихта беренче тапкыр “Библиотөн” Бөтенрусия акциясенә старт җирдә генә түгел, галәмдә дә биреләчәк. 24 апрельдә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган Әсән авыл китапханәсе 20.00 сәгатьтә “Библиотөн-2021” Бөтенрусия акциясенә кушылачак һәм Халыкара космос станциясе экипажы космонавтлары белән телекүпердә катнашачак.
“Библиотөн-2021” тантаналы рәвештә Халыкара космик станциянең Русия сегменты экипажын сәламли. Космик экспедиция әгъзалары акциядә катнашучыларга сәлам тапшырачаклар, акциянең кульминациясе һәм бер үк вакытта рәсми старты булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Әсән китапханәсе 2020 ел нәтиҗәләре буенча, “PRO.Мәдәният.РФ” Федераль порталының иң яхшы дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре исемлегенә кереп, Башкортстан Республикасының иң яхшы мәдәният оешмаларының берсе дип танылды.