Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2021, 10:23

Уфа – Казан юлларының баганалары чыршы?

Русия Президенты Владимир Путинның Дәүләт Җыелышына Юлламасыннан соң бу җыр юллары тарихта гына калыр, мөгаен. Ни өчен дип сорыйсызмы? Җавап – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путинның Дәүләт Җыелышына Юлламасыннан соң бу җыр юллары тарихта гына калыр, мөгаен.
Эш шунда, Юллама барышында Владимир Путин Мәскәү – Екатеринбург трассасын төзү планнары белән дә уртаклашты. Хәзерге вакытта 800 километр озынлыктагы М-12 Мәскәү – Казан федераль трассасы төзелә. Аны ачу 2024 елга планлаштырыла.
Проектның бәясе 650 миллиард сумнан артык, шул исәптән 150 миллиард сум Милли муллык фондыннан алынган. Казан – Екатеринбург трассасы әлеге юлның дәвамы һәм "Көнбатыш – Көнчыгыш" тиз йөрешле халыкара транспорт коридорының бер өлеше булырга тиеш.
Юлның бу өлешен төзү 2030 елга кадәр транспорт стратегиясендә планлаштырылган. Казан – Екатеринбург трассасы Башкортстан аша да узачак. Димәк, федераль трасса бөтенләй заманча төс алачак, ә чыршы баганалар бары тик җырда гына калачак.
Фото: tavto.ru
Читайте нас: