Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2021, 09:50

Яңгырга китә

Башкортстанга яңгырлар килә, ди синоптиклар. Килсен! Язгы яңгырның зыяны юк, ди иде бабайлар. Язгы яңгыр күп яуса, көзен иген мул булучан.

Дөрес, кемдер, болай да су күп, аның күләме тагын да артыр, базларны, бакчаларны су басар, дип хәвефләнә. Ләкин яңгырлар көчле булырга охшамаган. Башгидрометцентр синоптиклары әйтүенчә, 22 һәм 23 апрельдә җиңелчә яңгыр явуы көтелә, җомга көнне урыны белән алар бераз көчәячәк. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, артык көчле булмаячак. Төнлә һава температурасы -1 дәрәҗәсендә булыр, ә көндезләрен 9-14 градуска кадәр җылытыр дип көтелә.
Фоточыганк: Pixabay.
Читайте нас: