Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2021, 12:19

Сидәкбашка Путин ничек ярдәм итә?

Эшләрнең гомуми бәясе 3,5 миллион сумнан артып китә.

Башкортстанның Бишбүләк районы Сидәкбаш авылында мәдәният йортын капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Төзекләндерү эшләрен июнь уртасына төгәлләү планлаштырыла, дип хәбәр итә республиканың Мәдәният министрлыгы.
Сидәкбаштагы иске авыл клубын капиталь төзекләндерү Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
“Төзекләндерү өчен төзелеш материаллары кайтарылган, түбә ябу эшләре бара. Якын арада төзүчеләр эчке эшләргә керешәчәк”, – дип хәбәр итә Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат секретаре Олеся Мельникова.
Эшләрнең гомуми бәясе 3,5 миллион сумнан артып китә. Бюджет акчаларыннан тыш, Сидәкбаш мәдәният йортына капиталь төзекләндерүгә җирле крестьян-фермер хуҗалыгы да акча бүлеп биргән.
Бу авыл мәдәният йортында халык театры, вокаль төркем, фольклор коллективы уңышлы гына эшләп килә. Өлкәннәр өчен балалар түгәрәкләре һәм спорт секцияләре бар. Моннан тыш, клуб бинасында китапханә һәм туган якны өйрәнү почмагы урнашкан. “Капиталь төзекләндерүдән соң Сидәкбаштагы мәдәният йорты Яшьләрнең иҗади үсеше, төрле агарту акцияләре үткәрү, гаилә белән ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру, балалар иҗатын үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән мәдәни-массакүләм чаралар санын арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк”, – дип тә өстәде Олеся Мельникова.

Фото: tt.wikipedia.org/wiki/Сидәкбаш
Читайте нас: