Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2021, 20:57

Кайбер илләр юлбарыс янындагы шакаллар кебек

Русия мәнфәгатьләренә каршы провокацияләр оештыручыларга үкенергә туры киләчәк.

Путин кайбер илләрнең дошманнарча адымнарына катгый җавап бирергә вәгъдә бирде.
Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында Русиягә карата Көнбатыш тарафыннан дустанә булмаган адымнар ясалуын әйтте. Ул андый илләрнең Русиягә карата гамәлләрен язучы Редьярд Киплингның “Джунгли китабы”ндагы Табаки исемле шакалның Шерхан исемле юлбарыс тирәсендә койрык болгап йөрүе белән чагыштырды.
Президент билгеләп үткәнчә, Русия күперләрне яндырырга теләми, ләкин кирәк булса, катгый җавап чаралары күреләчәк. Русиянең үз мәнфәгатьләре бар, әлбәттә, без аларны халыкара хокук кысаларында яклыйбыз һәм яклаячакбыз”, – диде Владимир Путин. Аның сүзләренә караганда, Русия мәнфәгатьләренә каршы провокацияләр оештыручыларга үкенергә туры киләчәк.

Фото: gag.news2.ru
Читайте нас: