Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2021, 09:20

Караидел үзәк китапханәсендә яңалыклар

Сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Яңа буын китапханәсендә бөтен төр укучыларның ихтыяҗларына туры килердәй кирәкле җиһазлар булырга тиеш. Гомумән, китапханәдә уңайлы булсын. “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Караидел үзәк район китапханәсендә сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен нәкъ менә шундый шартлар тудырыла башлаган.
Оештыру һәм техник чаралар комплексы башкарылган: үзәк керү юлында һәм коляскалы укучылар өчен керү юлында хезмәткәрне чакырту төймәсе куелган; объектка барып җитү билгеләре һәм мәгълүмат такталары урнаштырылган; баскычка төсле разметка ясалган; беренче катта санитария-гигиена бинасы җиһазландырылган. Интернетка керү мөмкинлеге белән махсус җиһазландырылган урын, гусеницалы күтәргече булган инвалид креслосы, начар ишетүчеләр өчен аудиоинформация бирә алучы индукцион системалар, начар күрүче укучыларга “сөйләшүче” китапларны, текстлы аудиоларны тыңларга булышучы тифлофлешплеер сатып алынган.
"Бүген үзенчәлекле ихтыяҗлары булган кешеләр өчен үзләрен уңайлы тойсын өчен барысын да эшләнә. Безнең авылда да мондый шартлар тудырылуы сөендерә”, – ди китапханәнең даими укучысы Салават Гатауллин.
Читайте нас: