Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2021, 15:10

Җен туе

Бер мәлне Краснокама районы Нугай авылындагы ике кеше атка утырып юлга чыгалар. Бара торгач, болар төнгә калалар, өстәвенә, буран да чыга. Ә боларның керер урыннары юк. Килә торгач, бер ут күрәләр дә, шул өйгә керергә булалар. Барып керсәләр, анда җен туе бара, имеш.

Бер мәлне Краснокама районы Нугай авылындагы ике кеше атка утырып юлга чыгалар. Бара торгач, болар төнгә калалар, өстәвенә, буран да чыга. Ә боларның керер урыннары юк. Килә торгач, бер ут күрәләр дә, шул өйгә керергә булалар. Барып керсәләр, анда җен туе бара, имеш. Бер кергәч, йомышларын әйтергә кирәк бит иңде:
– Кунарга кертегез әле, – диләр.
Җеннәр риза була. Өй бик бәләкәй, ди. Бер җен әйтә:
– Әйдә, әйрән җыярга чыгабыз, – ди.
Юлчыларның берсен ияртеп, чыгып китә. Бер авылга барып керәләр. Берничә ишекне тартып карыйлар. Берсе дә ачылмый. Шуннан тагын берсен тартсалар, ишек ачылып китә. Шуннан болар керәләр. Өйдә бөтенесе йоклап яталар икән. Җен бара да, аларның аяк табаннарын ярып, канын бер савытка җыя. Шуннан ул, бөтенесенең табаннарын ярып, канын тутыра.
– Әйдә, кайтыйк инде, – ди икән бу теге юлчыга.
Кеше әйтә:
– Син алдан чык, югыйсә әйрәнең түгелүе бар.
Җеннең чыгуы була, кеше шарт иттереп ишекне бикләп тә куя. Җен берни эшли алмый, кайтып китә.
Менә өйдәге кешеләр берәм-берәм ыңгырашып уяна башлыйлар. Кеше аларга әйтә:
– Сез, туганнар, курыкмагыз. Без җен туена туры килдек. Сезне җен шул хәлгә төшерде. Шуннан болар, җыйнаулашып барып, җеннәрне үтереп бетерәләр, ди.
(1973 елда Краснокама районы Яңа Нугай авылында Бибизәкия Нафыйковадан (1898 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Фото: bizoff.ru.net
Читайте нас: