Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2021, 09:00

Без Куба белән дус

Русия һәм Куба Президентлары телефоннан сөйләште. В. Путин кемгә сәлам тапшырган?

Русия Федерация Президенты Владимир Путинның Куба Республикасы Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес белән телефоннан сөйләшүе булды.
Владимир Путин Мигель Диас-Канель Бермудесны Куба Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының Беренче секретаре итеп сайлануы, шулай ук Куба лидерының туган көне белән җылы котлады, Рауль Кастрога дустанә сәлам тапшырды.
Русия белән Куба арасындагы стратегик партнерлыкны һәрьяклап ныгытуга икеяклы әзерлек расланды. Сәүдә-икътисадый һәм башка өлкәләрдә килештерелгән проектларны гамәлгә ашыру буенча уртак эшнең мөһимлеге ассызыкланды.
Коронавирус инфекциясе таратуга каршы көрәшне координацияләүгә әзерлек белдерелде.
Лидерлар Русия-Куба диалогын төрле форматларда активлаштырырга сүз куештылар.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: