Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2021, 16:11

10000 сум акча алачакбыз!

Русия Президенты Владимир Путин мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә 10000 сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтергә боерды. Шушы һәм башка ярдәм чаралары турында тулырак – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путин мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә 10000 сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтергә боерды.
Владимир Путин Хөкүмәткә 1 июльгә кадәр балалы гаиләләргә ярдәм чаралары системасын әзерләргә кушты. Бу хакта ул илнең Федераль Җыелышына Юлламасында белдерде.
Август аенда мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр, ата-аналары аларны мәктәпкә әзерли алсын өчен, һәр балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган ярдәм алачаклар. Владимир Путин шулай ук әниләре яисә әтиләре ялгыз килеш бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итәргә тәкъдим итте. 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге мондый балаларга 5650 сум күләмендә түләү каралган.
Моннан тыш, Президент мохтаҗ йөкле хатын-кызларга аена 6350 сум түләргә мөмкин дип саный. Ул 7 яшькә кадәрге бала карау буенча больничныйларны, стажга карамастан, тулы күләмдә түләүне яклап чыгыш ясады.
Фото: gtrk-kostroma.ru
Читайте нас: