Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2021, 14:22

Заһит МУРСИЕВ. Койрыклы хатын-кызлар. Өлкәннәр әкияте

Борын-борын заманда беләсезме нәрсә булган? Хатын-кызлар койрыклы булган! Чынлап әйтәм...

Борын-борын заманда беләсезме нәрсә булган? Хатын-кызлар койрыклы булган! Чынлап әйтәм. Теләсә нинди койрык түгел, ә дөньяда иң шәбе, иң матуры булган. Шуңа да хатыннар, туташлар атнаның бер көнен, ә кайберәүләр ике көнен, ә кайберәүләр өч көнен парикмахерда үткәргән. Койрыклары озын йонлы булган бит, шуны буятканнар, бөдрәләткәннәр, үргәннәр, сүткәннәр, кыскартканнар, ялгаганнар һ.б.
Үзегез аңлыйсыз, бу көн ирләр өчен михнәт көне булган. Ашарга пешмәгән, кием юылмаган, кәҗә савылмаган, бала бакыра, өйне б..ка батыра, ә хатын юк, чәчтарашта утыра.
Белмим, күпме түзгәннәрдер ирләр, ләкин бермәл түземлекләре беткән һәм Аллаһка шикаять язганнар. Аллаһ та боларны аңлаган, гаризаларына: “Үтәргә!” – дип имза куйган.
Шуннан хатыннарның коерыклары коелып төшеп беткән. Озак елаганнар дисезме? Хе, сез хатын-кыз холкын белмисез икән. Алар чәч үстерә башлаган. Шуннан киткән инде яңа тормыш: ашарга пешмәгән, кием юылмаган, кәҗә савылмаган, бала акыра, өйне б-ка батыра, ә хатын матурлык салонында утыра. Ир кеше инде тәмам алҗып, нәфрәтләнеп, хатынын акылга утыртырга унбиш кат ант итеп аны каршы ала, тик хәләле аны бик тиз туктата.
– Химкада булдым, кадерлем, яңа прическа ясаттым. Синең өчен бизәнәм бит, кара, матурмы?
Ирнең йодрыгы йомшый, хатынының башыннан бер бөртек чәче дә коелмый, коеп кара, һәрберсе алтын бәясенә төшкән. Кыскасы, зарланып, жалу язып кына тормышны үзгәртеп булмый, хатын-кыздан чир китсә дә гадәт китми икән.
Фото: forum.guns.ru
Читайте нас: