Немецлар “Спутник V” вакцинасы ясату өчен Мәскәүгә турист булып киләләр. Элек алар Кремль, Эрмитаж карарга килсә, хәзер башка кызыксыну, эпидемия туризм төрен үзгәртте, чөнки сәламәтлек беренче урында тора. Бу аларга берничә мең еврога төшә. Элек алар Кремль, Эрмитаж карарга килсә, эпидемия туризм төрен үзгәртте, чөнки сәламәтлек беренче урында тора. Бу аларга берничә мең еврога төшә.
Антителалы булыр өчен ике төрле маршрут тәкъдим ителә. Берсе 2 мең евро торганы тәрҗемәче, шәһәр күрсәтү һәм өч төн кунакханәдә кунуны үз эченә ала. Ул ике кешегә исәпләнгән. Шуңа өстәп 300 еврога вакцина эшләтергә кирәк булачак. Ул шәхси клиникаларда ясала. Әлбәттә, ашау өчен дә турист үз кесәсеннән түли.