Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2021, 10:20

Совет мәйданы матур булмакчы

Сәнгать академигы реконструкция проектын яңадан карарга тәкъдим иткән.

Башкортстан хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Уфаның Совет мәйданын реконструкцияләү турында сүз булган. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров реконструкция проектындагы үзгәрешләрне яңадан карап чыгарга кушкан. Аңа бу тәкъдим белән Русия Сәнгать Академиясе галимнәре, шул исәптән Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал Миңлегали Шәйморатов һәйкәле проектына бәйгедә җиңгән Салават Щербаков мөрәҗәгать иткән.
Академик республика хакимиятенең Совет мәйданын реконструкцияләү буенча тырышлыгын билгеләгән, шул ук вакытта, әгәр дә генерал Шәйморатовка һәйкәл архитектура ансамбле белән тулыланмаса, реконструкциянең җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмаячагына игътибар иткән.
Реконструкция проектын яңадан карау нәтиҗәсендә мәйданнан утыртылган агачлар күчерелергә мөмкин, алар урынына колоннада урнаштыру планлаштырыла.
Чыганак: Башинформ.
Фоточыганак: Уфа шәһәр хакимияте.
Читайте нас: