Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2021, 10:40

Гөл Мирһади. Кызым. Хикәядән өзек

Журналның 2нче санын басмаханәгә озаттык, дуслар! Гөл Мирһадиның бу санда дөнья күрәчәк "Кызым" хикәясеннән бер өзек тәкъдим итәбез. Ә иртәгә, 21 апрельдә, Балтач районы үзәгендә язучының иҗат кичәсе көтелә.

...Үткән гасырның азагында бирнә тутырырга сандык эшләтәләр иде. Такталарны буяп, калайдан бизәкләр ясап. Әнкәйнең бирнә сандыгы гомер буена безгә хезмәт итте. Килен булып төшкән чагында тулы булгандырмы – белмим, әмма ул зур һәм тоташ кара тимер белән тышланган иде. Биге бар иде, бикләнгәнен хәтерләмим. “Бирнәгә дип үз кулларым белән әзерләгән идем”, – дип сөйли-сөйли, ап-ак тукымага зур мәк, рауза чәчәкләре чигелгән өй әйберләрен, миңа ышанып бирми, сак кына юып, җепләре тартылмаска карап кына үзе үтүкләп, өй стеналарына элеп куя, карават өсләренә, чәчәкле урынын күренеп калдырырлык итеп өстәл клеенкасының астына җәя иде. Сандыкта яңа әйберләр, бүләккә килгән яисә бүләккә бирәсе ситсалар, яуклыклар, тастымаллар саклана иде булса кирәк. Әнкәй кияүгә чыкканда замана авыр гына булган: туй ясамаганнар, качып-посып никах укытканнар, кигәннәре авыл остасы сырган “куфайка”, авыллар буйлап, кеше йортында тукталып хезмәт салган татар осталарының армас-талмас кулыннан төшкән пима (киез итекләрне бездә шулай дип атыйлар). Башкорт якларыннан сатып алынган, кәҗә мамыгыннан шәл булса, бөтенләй бай: башы-аягы – майда гына, буран да, салкын да куркыныч түгел. Җәй булса, билләп тегелгән ситса күлмәк тә “чүни” галуш, эләксә – “прастуй колгутки”. Ул оекларның “астан сатылулары”, юклыгы! Аннан да бигрәк, зур авырлык белән кулга төшергәч, киеп алгач, төшеп, җыерылып интектерүләре! Түзми чараң юк, капроны сатылмый. Ә менә “чүни” галушка мәдхия җырларга була! Аның аякка рәхәтлекләре дә матурлыклары! Миңа да эләкте әле ул! Җип-җиңел – аягың җиргә тими, очып кына йөрисең!
Шул авыр чорда кияүгә чыккан әнкәйнең бирнә сандыгыннан минеке – гасыр азагы килененеке – ике тапкыр бәләкәй иде... Аның эчендә – яшел җирлеккә чәчәкләр бәйләме төшкән чаршаулар һәм “почти” ефәк челтәрләр... Ул вакыттагы киленнәрнең барысында да булса шул бертөрле ситсадан бирнә чаршаулары иде. Без дә, килендәшем белән, бернинди сынамышка карамый, гаиләдә бер елны ике туй ясатып, ике бертуганга, бертөрле чаршаулар белән кияүгә чыктык. Килендәшем – башка районнан, аның чаршаулары үзенә калды, минекеләр эленде. Һәм озак еллар кадерле килен бирнәсе булып, төшкән йортымны күңелемә үз иттереп, тәрәзәләрдә эленеп торды – рәхмәт әнкәйләргә!
Бәлки, дөрес тә аңламыймдыр, төзәтерсез: кыз бирнәсенең асылы – бай килүне күрсәтүдә түгел, каенана йортына үз әйберләре белән төшеп, аларны урнаштырып, үзен туган өендә кебек хис итүдә. Мин иремнең туган йортын, бәлки, шуңа да үз иткәнмендер, мине анда чит күрмәгәннәрдер дә, мин дә үземне ят итеп тоярга уйламаганмындыр да. Төшкән җирем шуңа да таш булгандыр... Никахта җыелган бүләк акчага ак күлмәк сатып алып, туй уздыргач, анда салынган акчаларга авылдан бәләкәй генә өй сатып алгач, әнкәй яңадан чаршаулар, челтәрләр алып бирде. Еллар буена кояш төшкән якта тәрәзәләрне каплап эленеп торса да, төсләрен җуймады әнкәй сайлаган тукыма. Аларын да карарга керүчеләр дә, сокланучылар да күп булды. Яңа биек өйне төзеп күчкәч тә бик сагындым әле мин ул совет заманының “числы”, сыйфатлы чаршау-челтәрләрен. Менә бит: үзем кыз бирер яшькә җитеп тә аларны искә алып утырам...
Читайте нас: