Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2021, 15:26

75 миллион сумны кем алыр?

Башкорт дәүләт университетының Гыйльми Советы әгъзалары бүген узган утырышларында БДУ һәм УДНТУның кушылуын хуплап чыктылар. Алар алдында чыгыш ясаган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары уку йортларына күрсәтеләчәк ярдәм чаралары белән таныштырды.

20 апрельдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт университетының Гыйльми советы утырышында катнашты. Төбәк җитәкчесе Уфа дәүләт авиация-техник университеты белән берләшү нәтиҗәсендә туачак мөмкинлекләр, аерым алганда, яңа барлыкка килгән вузның “Приоритет-2030” стратегик академик лидерлык программасында катнашу перспективалары турында сөйләде. Радий Хәбиров әйтүенчә, илнең шундый 100 уку йорты 100 миллион сумлык база грантын алачак, ә 40 вуз 1 миллиард сумлык грантка дәгъва итә алачак. Моннан тыш республика Хөкүмәте Башкортстанның югары уку йортлары өчен һәркайсы 75 миллион сум тәшкил иткән дүрт дәүләт гранты әзерләгән.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Гыйльми совет әгъзалары күпчелек тавыш белән яңа зур университет төзү өчен тавыш бирделәр.
Чыганак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/141057.html
Читайте нас: