Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2021, 12:00

Дәүләкәнлеләр ГТО нормаларын тапшыра

Районда ГТО нормативларын тапшыруга актив кушылдылар.

ГТО нормативларын тапшыру “Мәгариф” гомумдәүләт проекты эчендәге “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында алып барыла. Шушы көннәрдә Бөтенрусия физкультура-спорт комплексына Дәүләкән лицей-интернаты кушылды. Уку йортына Дәүләкән шәһәренең ГТОның тестлау үзәге вәкилләре килде.
Көннәр җылыну белән балалар һәм өлкәннәр ГТО нормативларының бер өлешен саф һавада үти башладылар. Әлеге чара өчен мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы булдырылды. Укучылар турникта күтәрелделәр, озынлыкка сикерделәр, кыска дистанцияләргә йөгерделәр, башка төрле нормативларны башкардылар. Лицей директоры Артур Солтанов билгеләп үткәнчә, балалар ГТО нормативларын тапшыру марафонына бик теләп кушылдылар. Бу бигрәк тә “Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы”нда аеруча актуаль.
Дәүләкән районында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру дәвам итә.
Фото: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/88747
Читайте нас: