Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2021, 10:53

Чехия дипломатларын Мәскәүдән куалар

Русия Тышкы эшләр министрлыгы 20 Чехия дипломатын нон грант персоналары дип игълан итте.

Чехия Премьер-министры Андрей Бабиш һәм беренче вице-премьер Ян Гамачек узган шимбә көнне Прагадагы Русия илчелегенең 18 хезмәткәрен җибәрүләре турында хәбәр иткән иде. Бу адым, янәсе, 2014 елда Врбетицада шартлау шартлары ачылуга бәйле рәвештә кабул ителгән. Сәясәтчеләр раслаганча, аңа “Русия хәрби разведкасы офицерлары” катнашы бар. Шуңа сылтанып Чехия 18 Русия дипломатын җибәрергә булган. Моңа җавап итеп Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүдәге Чехия Илчелегенең 20 хезмәткәрен нон грата персоналары дип игълан итте. Аларга 19 апрель көн азагына кадәр Русиядән китәргә күрсәтмә бирелде, диелә якшәмбе көнне Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы тараткан хәбәрендә.
Чехиянең бу адымы АКШка ярарга тырышу өчен ясалган дип күзаллана.
Әлеге хәлләр АКШ һәм Русия Президентлары очрашмый торып тәмамланмас кебек. Күптән түген АКШ президенты Путинга өченче илдә очрашу үткәрергә тәкъдим иткән иде. Аның көне әлегә билгеләнмәгән.

Фото: rusunion.com
Читайте нас: