Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2021, 13:40

Балтач театры – Русия фестивале лауреаты

Талантлы яшь режиссер Редик Ганиев сәхнәләштергән ике спектакль 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Чиләбедә “Ике маска (Две Маски) 2021” IV Бөтенрусия һәвәскәр театрлар фестивале үтте. Җиңүчеләр арасында Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылында эшләп килүче “Балкыш” халык театры да бар. Алар Башкортстанның халык язучысы, танылган драматург Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган “Шәйморатов генерал” спектакле өчен 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Генерал Шәйморатов ролен башкаручы Айдар Сираев “Иң яхшы ир-ат роле” дипломына ия булды.
Шулай ук 1 нче дәрәҗә диплом Чиләбе өлкәсенең Аргаяш башкорт драма театры сәхнәләштергән “41нең арбалы хатыннары” спектакле өчен бирелде. Пьеса якташыбыз Зәки Зәйнуллинның әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Бу спектакль иң яхшы сәхнә бизәлеше өчен махсус диплом белән билгеләп үтелде.
Бу ике спектакльнең дә режиссеры – якташыбыз Редик ГАНИЕВ. Талантлы яшь иҗатчы хакында без “Тулпар”ның быелгы 2нче санында язып чыккан идек инде. Редик Фирдәвес улы 1981 елның 9 апрелендә Краснокама районының Яңа Мошты авылында туган. Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумын һәм Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. Краснокама районының Нугай авыл мәдәният йорты директоры, Николо-Березовка мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе була. 2017 елдан бары тик режиссура белән генә шөгыльләнә – һөнәри һәм халык театрлары өчен әсәрләр сәхнәләштерә. Иҗади уңышлары: Республика күләмендә үткән “Салават җыены” (2019) (Рөстәм Хәкимов белән берлектә), “Шәҗәрә бәйрәме” (2018), “Туй йоласы” (2019), “Мәргән укчы” (2009–2019), “Никола Вешний” һ. б. бәйрәмнәр режиссеры. Тормыш иптәше Лилия белән ул һәм кыз үстерәләр.
Редик Фирдәвес улын тәбрик итәбез һәм яңа иҗат уңышлары телибез!
Алина Гомәрова һәм Редик Ганиев фотолары.
Читайте нас: