Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2021, 11:29

Апрель пенсияләренә өстәмә акча!

Дөрес, 10 000 сум күләмендәге финанс ярдәмен республикадагы барлык пенсионерлар да алмаячак.

Русия Федерациясе Президентының «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен бирелә торган акчалата түләүләр турында» дип аталган 2009 елның 24 апрелендә кабул ителгән 186 санлы Указы нигезендә 2021 елның апрелендә ел саен 10 000 сум күләмендә акчалата түләү башкарыла.
Апрель пенсиясе белән бергә Җиңү көненә түләүләрне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан республикадагы 166 инвалид һәм 479 ветеран алачак. Алдан башкарыла торган барлык кирәкле эш башкарылган, түләүләр Пенсия фондында булган мәгълүматка нигезләнеп бирелә, дип хәбәр итте Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчә җитәкчесе Фоат Хантимеров.
Русия Федерациясе территориясендә, шулай ук Латвия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче, Бөек Ватан сугышы инвалидлары яки Бөек Ватан сугышында катнашучылар булган Русия Федерациясе гражданнары ел саен 10 000 сум күләмендә акчалата ярдәм алу хокукына ия.
Фото: 9111.ru
Читайте нас: