Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2021, 14:30

Йөткерә алу да – бәхет

Аскын районының үзәк хастаханәсенә механик инсуффлятор – аспиратор (йөткерткеч) кайтартылган.

Паллиатив медицина ярдәме сыйфатын яхшырту кысаларында, Аскын районының үзәк хастаханәсенә механик инсуффлятор – аспиратор (йөткерткеч) кайтартылган. Һәм бу "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында мөмкин булган.
Берничә эш режимына ия бу заманча инновацион җайланма сулыш юлларыннан какырыкны чыгару өчен табигый йөткерүне модельләштерә.
“Прибор виброжилет белән бергә кулланыла һәм хәлсезләнгән яисә йөткерү рефлексы юкка чыккан пациентлар өчен кулай”, – ди сөйли хастаханәнең баш табибы Артур Галиуллин.
Әлеге аппарат куркынычсызлыгы һәм нәтиҗәлелеге белән аерылып тора. Үпкәләрне тупланган сыекчадан чистарту пациентның хәлен шактый җиңеләйтә һәм үпкә ялкынсынуы, трахеобронхитлар үсешенә, йөрәккә артык йөкләнеш кебек начар нәтиҗәләргә китерми.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас: