Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2021, 23:36

Тарихи бина чак сүтелми калды!

Уфаның Мәҗит Гафури урамындагы Зыя Камали йорты җимерелүдән калды.

Уфаның Мәҗит Гафури урамындагы Зыя Камали йортын җимерү куркынычы янаган иде. Эш шунда, әлеге бистәдә күпкатлы йортлар төзелә. Төзелеш бу тарихи биналар янына якынлашып килә.
Әмма тикшерү нәтиҗәләренә һәм йортны сүтүгә каршы чыккан Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкорт бүлеге рәисе Эльза Мәүлимшина һәйкәлнең кыйммәтен раслау өчен өстәмә экспертиза үткәрергә булган. Экспертиза битараф булмаган халык акчалары ярдәмендә үткәрелде. Нәтиҗәдә, бина дәүләт саклавында булган Башкортстанның мәдәни мирас объекты итеп танылды.
Башкортстан Республикасының 16 мәдәни мирас объекты кичектергесез реставрация таләп итә торган һәйкәлләр исемлегенә керде. Исемлекне Русия Мәдәният министрлыгына һәм хөкүмәтенә Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкортстандагы бүлеге җибәргән. Алар арасында Уфаның Өченче Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә бинасы, "Галия" мәдрәсәсе һәм Зыя Камали утары да бар.
Зыя Камали йортында заманында халык шагыйрьләре Мәҗит Гафури һәм Сәйфи Кудаш та яшәгән.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: