Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2021, 14:05

Макрон борчыла

Франция президенты Макрон Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли.

17 апрель кич Елисей сарае Франция президенты Макронның якын арада Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрергә ниятләвен хәбәр иткән. Бу хакта француз лидерының Украина президенты Владимир Зеленский һәм Германия канцлеры Ангела Меркель белән әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча игълан ителгән. Алар "Донбасстагы низаг һәм хәрби эскалация куркынычы буенча килешүнең казанышларының катлаулылыгы" турында фикер алышкан.
Украина президенты сайты исә "Норманд дүртлеге" илләре лидерларының очрашуларын әзерләү турында килешүе турында язган. Билгеле булуынча, бу дүртлеккә Русия дә керә.
Макрон Face the Nation программасына интервьюда Америка президенты Джон Байденның Русия белән диалог башлау теләген "тулысынча уртаклашам", диде. Конструктив диалог яклы булуы белән бергә, санкцияләр турында да сөйләде.
Тулырак мәгълүмат РБК сайтында.
Фоточыганак: http://kremlin.ru/catalog/persons/518,
Читайте нас: