Барлык яңалыклар
Новости
18 апрель 2021, 23:41

Дүрт яшьлек малайны эт талап үтергән

Сукбай этләр Башкортстанның Учалы районында дүрт яшьлек малайны талап үтергәннәр.

Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 17 апрельдә, Сәфәр авылында сукбай этләр Мәктәп урамында велосипедта йөргән дүрт яшьлек малайга һөҗүм иткән. Бер эт малайның муенын тешләп өзгән. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда үлгән.
Авылда яшәүче Марина сөйләвенчә, урамнарда зур, усал этләр өере күп йөри. Өстәвенә, барлык хайваннарның да хуҗалары бар, әмма авыл кешеләренең берсе дә бу хакта танымый икән.
Башкортстанның тикшерү бүлеге район хакимияте хезмәткәрләренә караучысыз хайваннарны тотуны оештыру буенча үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җинаять эше кузгаткан.
Этләрнең күбесе тотылган. Ике эт качып котылган, шуларның берсе малайны талаган эт.
Русия Дәүләт думасы сукбай этләргә эвтаназия ясауны тыйган иде. Әлеге хәлдән соң ул канунны туктатып торырга булганнар.
Читайте нас: