Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2021, 09:30

Волонтер буласың киләме?

2021 елда Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионаты финалы узачак. Аны уздыруда ярдәм итү өчен 14 апрельдә бөтен Русия буенча волонтерлар җыю старт алды.

Чемпионатның оештыру комитеты илнең барлык төбәкләреннән 1100дән артык кешене җәлеп итәргә планлаштыра. Волонтерлар саны буенча әлеге чемпионат иң масштаблысы булачак. Узган ел пандемия аркасында ярышлар дистанцион форматта үткәрелде, шуңа күрә волонтерлар саны 200 гә кадәр кыскартылды, ә 2019 елда Казанда волонтерлык штабы саны 1500 кешегә җиткән иде.
WorldSkills Russia 2021 финалының волонтеры булу өчен сылтама буенча (https://volunteer.worldskillsufa.ru/) теркәлү узарга кирәк. Теркәлү 17 майга кадәр дәвам итәчәк.
Илкүләм чемпионат финалы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Яшь профессионаллар (һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру)» федераль проекты кысаларында уза. Ярышлар 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге мәгариф оешмалары студентлары һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында уздырыла.
Төп яшь категориясе ярышлары 105 һөнәри компетенция буенча узачак. 51 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors юнәлеше ярышлары планлаштырылган. Чемпионатта 1800дән артык конкурсант катнашыр дип көтелә, шуларның 600дән артыгы юниорлар булачак.
Читайте нас: