Барлык яңалыклар
Новости
16 апрель 2021, 22:56

Сәламәтлек – кыйммәтле байлык

Бу савыгу вакытын гына кыскартып калмыйча, операциядән соң өзлегүләр барлыкка килү куркынычын да киметә.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында, Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе каршындагы региональ кан тамырлары үзәгенә каты нейроэндоскоплар җыелмасы белән нейроэндоскопик өстәл алынды. Бу турыда Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел республиканың медицина оешмаларына барлыгы 37 миллион сумнан артык суммага дүрт берәмлек шундый җиһаз кую планлаштырыла.
“Эндоскопик стойка – эндоскопик диагностика процедураларын үткәрү һәм хирургия операцияләрен башкару өчен катлаулы, күп компонентлы система”, – дип аңлата Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Махсус күчмә стойкада урнашкан җиһазлар табибка эшләү өчен максималь уңайлы шартлар тәэмин итә. Бу савыгу вакытын гына кыскартып калмыйча, операциядән соң өзлегүләр барлыкка килү куркынычын да киметә.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән

Фото: womanclinics.com
Читайте нас: