Быелгы фитыр сәдакасы күләме 3-4 килограмм ярма: карабодай, дөге, тары кебек бөртеклеләр хакыннан чыгып билгеләгәндә, акчага әйләндергәндә чама белән 300-400 сум тирәсе тора. Ярлыраклар 150-200 сум сәдака белән дә чикләнә ала. Болар хакында Башкортстан диния нәзарәте җитәкчесе Айнур хәзрәт Биргалин күптән түгел уздырган матбугат очрашуында әйтте.
“Ураза бер ай бара. 30 көн буе иртән-кич, ягъни сәхәр һәм авыз ачуда мохтаҗларны җыеп ашатырга мөмкин. Яки берьюлы 60 мохтаҗны җыеп бер тапкыр сәхәр, яки авыз ачу уздырырга да була”, – диде Айнур хәзрәт Биргалин. Ул авыз ачудагы азыкларга тукталып, пылаудан сакланырга чакырды:
“Гадәттә, пылау пешеләләр. Ләкин бу авыр азык, майлы, аны даими ашау сәламәтлек өчен файдалы түгел. Шуңа күрә аны көн саен кулланырга ярамый”, – диде һәм сәламәт тукланырга чакырды.