Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2021, 23:25

Русия Президенты берничә ил башлыгы белән сөйләште

Аларда мөнәсәбәтләрне алга таба да ныгытуга ике як өчен дә файдалы фикерләр белдерелде.

Русия Президенты Владимир Путин Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән телефон аша сөйләште. Анда Русия-Финляндия дустанә мөнәсәбәтләренең актуаль аспектлары, төрле өлкәләрдә үзара файдалы элемтәләрнең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Владимир Путинның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләшүе булды. Көн тәртибендәге кайбер мөһим мәсьәләләр каралды. Русия-Белоруссия союздашлык мөнәсәбәтләрен алга таба да ныгытуга ике як өчен дә файдалы фикерләр белдерелде.
Владимир Путинның Мәскәүдә эш визиты белән булган Ливан Республикасы Министрлар Советы Рәисе Саад Харри белән телефон аша сөйләшүе булды. Саад Харри Ливанда сәяси вәзгыять үсеше, илдә яңа хөкүмәт формалаштыру һәм икътисади кризисны җиңү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Русия ягыннан Ливанның бәйсезлеген, бердәмлеген һәм территориаль бөтенлеген яклау буенча принципиаль позиция расланды.
Владимир Путинның Ливия милли бердәмлеге Хөкүмәте Рәисе Габделхәмит Дбейба белән телефон аша сөйләшү булды. Анда Ливиядә җайга салу проблемасы җентекләп каралды. Владимир Путин бу илдә күчмә чорда хакимиятнең үзәк органнарын формалаштыруны сәламләде. Русиянең алга таба да Ливиядә озак сроклы тотрыклылыкка ирешү, аның суверенитетын һәм бердәмлеген ныгыту, алга таба да социаль-икътисади үсешне тәэмин итү максатларында, милләтара сәяси процессны алга этәрүгә ярдәм итәргә әзерлеге билгеләп үтелде.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: