Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2021, 23:12

Журналист сугыша белергә дә тиеш

Русия Сугыш сәнгате берлеге журналистларга үз-үзеңне саклау нигезләрен өйрәтәчәк.

Семинарда гамәлдәге журналистлар, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, профильле югары уку йортлары студентлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүче профильле булмаган югары уку йортлары студентлары катнаша ала.
“Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә үз һөнәри бурычларын үтәгәндә теләсә нинди шартларда кыю һәм тәвәккәл эш итә һәм кирәк булганда гражданнарның агрессив гамәлләре белән, җинаятьчеләр белән очрашу очрагында шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итә белү таләп ителә”, – дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Чара 26 апрель Уфаның “Торатау” конгресс-холлында узачак.
Фото: ruj.ru
Читайте нас: