Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2021, 11:40

Координация үзәге нәрсә ул?

Президент Владимир Путин белән Премьер-министр Михаил Мишустин Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Координация үзәгендә булды.

Дәүләт башлыгы илкүләм проектларның электрон порталы һәм Русия Федерациясе гражданнары өчен илкүләм проектлар мөмкинлекләреннән файдалану навигация системасы эше белән танышты; коворкинг зонасын һәм ситуацион үзәкне карады.
Президентка Координацион үзәк мөмкинлекләреннән файдаланганда Хөкүмәт эшенең яңа схемасы һәм илкүләм максатларны гамәлгә ашыру турында, шулай ук социаль проблемаларны хәл итүдә Координацион үзәк ресурсларыннан файдалану нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Хөкүмәтнең координация үзәге 2021 елның 12 февралендә штатлы һәм штаттан тыш хәлләрне хәл итү, Президент һәм Хөкүмәт билгеләгән өстенлекле бурычларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү процессында федераль министрлыклар һәм ведомстволар, регионнар һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен оештырылган иде.
Үзәкнең стратегик идарәсен һәм гомуми җитәкчелеген Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин гамәлгә ашыра. Координацион үзәкнең җитәкчесе – Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Читайте нас: