Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2021, 12:40

Эшмәкәрләргә ярдәмгә

14 апрельдә «Минем бизнес» үзәгенең мобиль офисы Бөре районы эшмәкәрләре белән очрашу уздырды.Ә сез Башкортстанда ничә «Минем бизнес» офисы барлыгын беләсезме?

Күчмә консультацияләр Башкортстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.
Очрашуда кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме буенча гамәлдәге федераль һәм төбәк чараларының актуаль мәсьәләләрен карау, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, контроль структуралары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен каралды. Шулай ук контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә катнашты.
– Бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру – Башкортстан Хөкүмәтенең беренчел бурычларыннан берсе. Республиканың барлык төбәкләрендә яшәүчеләрнең эшмәкәрләр өчен тудырылучы мөмкинлекләр турында белүе мөһим. «Минем бизнес» үзәгенең мобиль офисы – районнарда кирәкле консультацияләр формасы, – дип билгеләде Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова.
Күчмә эш форматы районнарда кече бизнесның төп ихтыяҗларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Практика күрсәткәнчә, бүген эшкуарлар күбрәк ярдәмнең финанс чаралары: ташламалы шартларда заемнар, салым преференцияләре, лизинг продуктлары, дәүләт субсидияләре белән кызыксыналар.
Моңарчы мобиль офислар Кумертау, Октябрьски, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез, Караидел һәм Бишбүләк районнарында булды. Гомумән, илкүләм проект кысаларында «Минем бизнес» вәкиллекләре челтәре киңәя. Бүгенгә Башкортстанда алты «Минем бизнес» офисы бар: Уфада икәү, Нефтекама, Күмертау, Октябрьски һәм Стәрлетамакта – берәр.
Читайте нас: