Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2021, 11:04

“Вакцина Уразаны бозмый”

Башкортстан диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин матбугат очрашуы уздырды.

Башкортстан диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин матбугат очрашуы уздырды. Ул Рамазан ае башлану уңаеннан үтте, изге айда вакцина ясату турында да сөйләде:
“Вакцинадагы желатин уңаеннан галимнәрнең фикере төрле. Хәләллек һәм азык турында сүз барганда, Малайзия стандартлары буенча желатин тыела. Желатин мал тиресе һәм сөягеннән, шулай ук диңгез үсемлекләреннән ясала. Кайбер галимнәр желатин җитештергәндә аның үзенчәлекләре югалуын билгели. Шуңа ул хәтта дуңгыздан алынса да төзелеше үзгәрә. Хәләл булмаган малдан алынса да ул эшкәртелгәч, башка матдәгә әйләнә. Әгәр кешенең гомерен саклау өчен вацкина ясатырга кирәк икән, аннан баш тартырга ярамый. Шул ук вакытта бездә вакцинаның төзелешен карап, сайлап алу мөмкинчелеге дә бар. Бар вакцинада да желатин юк”, диде.
Мөфти ураза тотучылар өчен вакцина ясату кичке 21 00гә кадәр озайтылуын да әйтте.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: