Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2021, 10:20

Төркия һәм Танзаниягә юл ябылып тора

Эпидимиологик ситуация белән бәйле рәвештә, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтә 15 апрельдән 1 июньгә кадәр чикләнә. Урал туризм ассоциациясе башлыгы Михаил Мальцев фикеренчә, русиялеләр ялга Болгариягә бара алыр иде

Ростуризм русиялеләргә Төркия һәм Танзаниягә юлламаларны 1 июньнән соңгы даталарга күчерергә я ял юнәлешен үзгәртергә киңәш итә. Бу хакта ведомство башлыгы Зарина Догузова 12 апрельдә белдерде.
Урал туризм ассоциациясе башлыгы Михаил Мальцев фикеренчә, русиялеләр ялга Төркия урынына Болгариягә бара алыр иде. Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, эпидимиологик ситуация белән бәйле рәвештә, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне 15 апрельдән 1 июньгә кадәр чикләү турында карар кабул ителде.
Михаил Мальцев Русия Мәгълүмат агентлыгына: "Мин Төркиягә альтернатива табу тәкъдимнәре белән чыгыш ясар идем. Бу Болгария була ала. Анда климат шартлары нормаль. Африка илләре тулысынча альтернатива була алмый – Тунис та, Марокко да... Мисыр юнәлешен ачу карары булырга мөмкин. Әмма без бу хакта 2014 елдан бирле сөйлибез. Ләкин мин Болгария юнәлешен яклыйм. Мисырда җәен эссерәк. Европа илләреннән Болгария климатның йомшак, номер фондның зур булуы белән отышлы. Мин туристлар агымын анда ориентацияләү мөмкинлеге өчен болгар ягы белән сөйләшүләр процессын активлаштырырга киңәш итәр идем", – дигән. “Русия көньягы, хәтта Төркия ачык калса да, Русия туристлары өчен популяр булыр иде”, – дип өстәгән.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: