Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2021, 23:25

Русия һәм АКШ Президентлары нәрсә хакында сөйләште?

Русия Проезиденты Владимир Путин АКШ Президенты Джозеф Байден белән телефон аша сөйләште.

Русия Проезиденты Владимир Путин АКШ Президенты Джозеф Байден белән телефон аша сөйләште. Сөйләшү Америка ягы инициативасы буенча узды.
Президентлар Русия-Америка мөнәсәбәтләренең хәзерге торышы һәм халыкара көн тәртибендәге кайбер актуаль аспектлар турында фикер алыштылар. Джозеф Байден Русия Президентына 22-23 апрельдә видеоконференция режимында узачак Климат Саммитында катнашырга чакыруны раслады.
Ике яктан да глобаль иминлекне тәэмин итүнең мөһим юнәлешләре буенча диалогны дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр, бу Русия һәм АКШ мәнфәгатьләренә генә түгел, ә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләренә дә җавап бирә. Моннан тыш, Джозеф Байден стратегик тотрыклылыкны тәэмин итү һәм коралларны контрольдә тоту, Иран атом-төш программасы, Әфганстандагы вәзгыять, климатның глобаль үзгәреше кебек кискен проблемалар буенча тотрыклы һәм алдан фаразланган хезмәттәшлекне җайга салу белән кызыксынуын белдерде.
Украинадагы кризис буенча фикер алышканда, Владимир Путин Минскиның “чаралар комплексында” сәяси җайга салуга карата булган карашларны бәян итте.
Фото: stihi.ru
Читайте нас: