Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2021, 11:09

Кайда ураза тотмаска ярый?

Мәрьям Солтанова исемендәге бәхәс клубында “Муса Бигиев: тормыш юлы һәм гыйльми мирасы” дигән темага сөйләшү узды.

Уфаның билгеле җәмәгать эшлеклесе Нәфисә Акчурина җитәкчелек иткән Мәрьям Солтанова исемендәге бәхәс клубында “Муса Бигиев: тормыш юлы һәм гыйльми мирасы” дигән темага сөйләшү узды. Анда төп чыгышны Казаннан килгән галим, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре Айдар Хәйретдинов ясады.
Ул Муса Бигиевны ислам дөньясының олуг дин галиме дип атады. Бигиевның бик белемле булуы, Коръәндә алтмышка якын хәреф хатасы табуын сөйләде. Бигиев Коръән хафиз, ягъни Коръәнне яттан белүче, аның дистәгә якын укылышын белгән зур шәхес.
Очрашуда бәхәсле сораулар да булды. Мәсәлән, Поляр артында җәйләрен кояш баемый. Ураза тотучы кояш баюдан соң авыз ачарга тиеш. Поляр артындагы мөселманнар беркайчан да авыз ачалмый ач утырырга тиешме? Бу сорауга Муса Бигиев Коръәнне тормыш чынбарлыгыннан чыгып аңлатырга чакыра. Аңа караганда, Поляр артында ураза тотмаска да мөмкин.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: