Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2021, 12:00

«Сүз Мәдәнияте» конкурсы башланды

Анда кемнәр катнаша ала?

2021 елның 1 апрелендә Русия Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган «Сүз Мәдәнияте» бөтенрусия конкурсы старт ала.
«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны яктырту буенча ел саен үткәрелә торган конкурста журналистлар, блогерлар, Интернет челтәре медиапроектлары катнаша ала. Авторларның 8 номинациянең берсенә заявка бирү мөмкинлеге бар: «Иң яхшы интервью», «Иң яхшы фотосурәт», «Иң яхшы басма», «Иң яхшы видеосюжет», «Онлайн-басмада иң яхшы публикация », «Иң яхшы радиочыгарылыш», «Иң яхшы пост» һәм «Иң яхшы видеопост».
Конкурс жюрие, актуальлеген, дөреслеген, шулай ук мәгълүмат бирүнең оригинальлеген исәпкә алып, тәкъдим ителгән эшләрне бәяләячәк. Материаллар «Мәдәният» илкүләм проектының төп юнәлешләрен яктырту буенча тематикага туры килергә тиеш. Һәр номинациядә җиңүчеләрдән тыш, Русия мәдәният министрының махсус премиясе иясе сайланачак.
Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр 2021 елның көзендә Мәскәүдә тапшырылачак. «Сүз Мәдәнияте» конкурсына заявканы 2021 елның 1 апреленнән 1 августына кадәр бирергә мөмкин. 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 1 августына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында яисә социаль медиаларда бастырылган материаллар кабул ителә. Конкурс турындагы нигезләмә белән kulturaslova.ru сайтында танышырга мөмкин.
Читайте нас: