Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2021, 11:49

Путинның Юлламасы нәрсә хакында булыр?

Аның эчтәлеге әле билгелеме?

Русиянең “Яңалыклар” Мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы быел ковидтан соңгы чорга багышланачак. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергән. Аның сүзләренчә, ил пандемия белән бәйле кризистан арынып кына килә, һәм бу чорның никадәр озак дәвам итәчәге әлегә аңлашылмый. Песков ассызыклаганча, хакимиятләргә бу халәтне компенсацияләргә кирәк.
"Компенсацияләү генә түгел, үсешкә күчәргә кирәк. Күрәсең, бу хакта юлламада сүз барачак. Ниндидер системалы ярдәм чаралары турында. Президент һәрвакыт бу хакта әйтеп килә", – диде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе "Русия-1" телеканалының "Мәскәү. Кремль. Путин" программасында.
Песков билгеләп үткәнчә, Путин кайвакыт юлламаны соңгы минутларда эшләп бетерә, шуңа күрә йомгаклау мөрәҗәгатенә төп тезислар әзерләгән кешеләр өчен дә, түрәләр өчен дә көтелмәгән белдерүләр барлыкка килергә мөмкин.
Кремль спикеры, Юлламаның аерым нигезләмәләренең эчтәлеге турында беркем дә белми, дип өстәде.
Читайте нас: