Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2021, 19:26

Путин һәм Эрдоган ни турында сөйләште?

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләште.

Сөйләшүдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш мәсьәләләре тикшерелде. Бу өлкәдә, шул исәптән “Спутник V” Русия вакцинасы белән тәэмин итү һәм уртак җитештерү мөмкинлеге тикшерелде.
Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркия хакимияте тарафыннан эпидемиягә каршы чаралар турында сөйләде. Өстенлекләрнең берсе – чит ил туристларының хәвефсезлеген тәэмин итү.
Владимир Путин Рәҗәп Тайип Эрдоган үтенече буенча Украинадагы кризисны хәл итүгә Русия күзаллавын бәян итте. Украина ягының Минск килешүләрен тормышка ашырудан читләшүе, ә соңгы вакытта бәйләнеш линиясендәге хәлне кискенләштерүгә юнәлдерелгән куркыныч провокацион гамәлләрнең яңадан башлануы аркасында борчылу белдерде.
Фото: russia-now.com
Читайте нас: