Бөтенрусия онлайн-конференциясендә 2030 елга кадәр Русиядә актив озын гомер үсешенең өстенлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция эшендә социаль сәясәт мәсьәләләре буенча Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, “Милли приоритетлар” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе София Малявина, СИА башлыгы Светлана Чупшева, хәйрия фонды генераль директоры Геннадий Тимченко, РФ Хөкүмәтенең социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча Советының “Өлкән буын” секциясе җитәкчесе Мария Морозова һәм башка экспертлар катнашты.
Онлайн-конференциядә узган елның актив озын гомерле кешеләре турында җыентыкны тәкъдим итү чарасы узды.Моннан тыш, конференциядә берничә темага дискуссия узды. Атап әйткәнде, “Тәрбия һәм профилактика”, “Җәмгыять тормышында активлык”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Мәгариф һәм мәшгульлек” темаларына дискуссия узды.
Онлайн-конференциядә катнашучылар шулай ук “Демография” гомумдәүләт проектының 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында фикер алыштылар. Әлеге илкүләм проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән иде.