Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2021, 18:35

Принц Филипп вафат

10 июньдә аңа 100 яшь туларга тиеш иде.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин принц Филиппның вафаты белән бәйле рәвештә Бөекбритания королевасы Елизавета IIгә телеграмма юллаган. Принц Филип хакында: «Ул хаклы рәвештә британиялеләр арасында һәм халыкара дәрәҗәдә хөрмәт казанды», – дип язган Путин.
Дәүләт башлыгы королевага «авыр һәм бетмәс-төкәнмәс югалту алдында батырлык һәм күңел ныклыгы» теләгән. Ул шулай ук королеваның гаилә әгъзаларына чын күңелдән теләктәшлек белдергән.
Принц Филипп, герцог Эдинбургский, 9 апрельдә Виндзор замогында вафат булды. 10 июньдә аңа 100 яшь туларга тиеш иде. Шуңа карамастан, ул әлегә – тарихта Британия король гаиләсенең башка ир-атлары арасында иң озак яшәүче.
2021 елның февралендә принц Филипп Эдуард VII хастаханәсенә кергән булган, анда ул бер ай чамасы дәваланган. Моны дәвалаучы табиб тәкъдиме буенча эшләгәннәр. Соңрак принцны Лондондагы изге Варфоломей хастаханәсенә күчергәннәр. Анда герцог Эдинбург инфекциядән дәвалану узган. Моннан тыш, аның йөрәгенә операция ясаганнар. Март уртасында принцны хастаханәдән чыгарганнар, ул Виндзор замогына кайткан.
Читайте нас: