Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2021, 23:46

Педофилны үтерүчене яклап Путинга мөрәҗәгать иттеләр

“Русия ветераннары” оешмасы педофилны үтерүче Владимир Санкинны яклый.

Русия Президенты Владимир Путиннан педофил үлеме уңаеннан Владимир Санкин эшен ачыклауны сорыйлар. Мөрәҗәгать итүчеләр дәүләт башлыгы бу эшне кабат тикшерүне контрольгә алыр дип өметләнә.
Сүз 2020 елның 30 гыйнварында Уфада булган вакыйга турында бара. Ул көнне 33 яшьлек Владимир Санкин ике малайны яклап педофилны тукмап үтергән иде. 2021 елның 14 гыйнварында Владимир Санкин эше буенча хөкем карары булып, ул 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Русия Президенты Владимир Путинга Владимир Санкин эше буенча хөкем карары уңаеннан “Русия ветераннары” оешмасы мөрәҗәгать иткән. Берләшмә әгъзалары хөкем карарын артык катгый дип саный һәм дәүләт башлыгын тикшерү барышына игътибар итүне сорый.
“Әгәр закон күзлегеннән Владимир Санкин кылынган җинаятьтә гаепле булса, илебезнең йөзәр мең кешесе өчен ул чын герой, балаларны яклаган һәм җинаятьне булдырмый калган кеше”, – диелә мөрәҗәгатьтә.
Хатта шулай ук Владимир Санкинны яклап, 100 меңнән артык кеше имзалаган петиция уздырылу да билгеләп үтелә. Тагын бер дәлил сыйфатында хөкем ителүченең гаебен танымавы, үз гамәлләрен балалар яклавы белән аңлатуы да китерелә.
Фото: pronedra.ru
Читайте нас: